news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы ветераннарына бәйрәм бүләкләре тапшырылды

Районда 10 Бөек Ватан сугышы ветераны, ветераннарның тол калган 87 хатыны гомер итә.Ландыш Зыякова

(Чирмешән, 27 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан алар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары һәм азык-төлек пакетлары алачак. Чирмешәннең кайбер өлкәннәренә бу күчтәнәчләрне үткән атнада ук тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Әлеге бүләкләрне аларга авыл җирлекләре башлыклары җиткерә.

Райондагы 258 тыл хезмәтчәненә дә Президент исеменнән котлау открыткалары тапшырылачак. Барлык ветераннарга да район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән дә азык-төлек пакетлары булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot