news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы ветераннарын ресторанда тәбрикләделәр

Ахырдан бәйрәм кунакларына күчтәнәч тутырылган пакетлар тапшырдылыр.

(Чирмешән, 2 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында Өлкәннәр көне уңаеннан ветераннарын ресторанга чакырдылар, дип яза җирле басма.

Район инвалидлар җәмгыяте оештырган “Миләшле бал” исемле чарага районының төрле авылларында ялгыз гомер итүче апа-абыйларны чакырганнар иде. Аларның күпчелеге инде лаеклы ялда, әмма араларында әле бүген дә җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар бар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова бәйрәм уңаеннан районда яшәүчеләргә котлау сүзләрен җиткерде, сәламәтлек, тыныч, имин тормыш теләде.

Район артистлары катнашында узган концерт программасы да кунаклар күңеленә хуш килде. Инвалидлар җәмгыяте алып килгән өстәл уеннарында да үзеңне сынарга мөмкинлек бар иде. Ахырдан бәйрәм кунакларына күчтәнәч тутырылган пакетлар тапшырдылыр.

Билгеле, барча кунаклар районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талиповага, аның урынбасары Ирина Митяевага олы рәхмәтләрен ирештерделәр. Алар бу бәйрәмне оештырганнар, өстәлләр көйләткәннәр, кунаклар чакырганнар, акчасын да үзләре юнәткән, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100