news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында яңа ФАП ачылды

Чарада ТР Сәламәтлек министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча идарәсе җитәкчесе Вера Головина катнашты.

(Чирмешән, 7 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Соңгы арада  Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылы телдән төшми. Монда әле генә гөрләтеп Сабан туе үткәрделәр, аннан алда сөлге җыйдылар, яңа мәчет нигезенә символик таш куйдылар, авыл буасын ремонтларга да керештеләр. Инде тагын бер сөенечле вакыйга - биредә модульле яңа ФАП бинасы ачылды. Бар да яхшы, тик бер факт кына күңелне кыра: авылда узган елда һәм быел бер генә бала да тумаган, дип яза район газетасы.

Урманасты Үтәмеш авылында 91 йортта 195 кеше гомер итә. ФАПны ачу тантанасында чыгыш ясаган авыл аксакалы Әкрәм абый Исхаков әйтүенчә, заманында монда йортлар саны 220гә җитеп, авыл мәктәбендә 250ләп бала укыган еллар булган. Ә фельдшер-акушерлык пункты тарихына килгәндә, шул Әкрәм абый сүзләренчә, монда 1937 елда Казаннан җибәрелгән фельдшер Зөһрә Кадырова озак еллар эшли. Ә бүген бу авыл халкының сәламәтлеге шәфкать туташы Мәйсәрә Мингалова күзәтүендә, ул-бу булса, халык иң беренче нәүбәттә аңа мөрәҗәгать итә”.

-Моңа кадәр ФАП авыл мәктәбе бинасында иде. Түбәдән су үтүдән, бинадагы дымлылыктан изаландык. Ә монда, яңасында коры, якты, кайнар суы бар, процедура, кабул итү бүлмәләре аерым, бәдрәфенә кадәр эчтә бит, - дип шатлыгын уртаклашты авыл табибы.

Авыл картайганлыктан, халык ФАПка эзне суытмый. Кан басымыннан интегүчеләр күп, остеохондроз, буыннар авырулары яшәргән. Кыскасы, авыл үзәгендәге, мәчет янәшәсендәге бина, белгеч бик кирәк халыкка. Урманстыүтәмешлеләр үзләренең участок врачы Айрат Кашаповка да рәхмәт әйтергә куштылар, ул халыкның сәламәтлеген даими тикшереп, дәвасын биреп тора, ди.

Район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Рәфис Гафуров әйтүенчә, бүген районның Лашман, Югары Кәминкә, Әккәрәй, Мордва Афонькәсе, Ульяновка, Түбән Чегодай, инде Урманасты Үтәмеш авылларында модульле, шундый саргылт төстәге ФАПлы булдылар. Андый бинаны Иске Элмәледә дә бастырырга тиешләр икән, ә Урманасты Үтәмештәге бу бинаны төзү исә, төзекләндерү эшләре белән бергә, 3 миллион сумнарга төшкән.


Урманасты Үтәмеш авылындагы “өй туе”нда ТР Сәламәтлек министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча идарәсе җитәкчесе Вера Головина катнашып, авыл халкын яңа ФАПлы булулары белән тәбрикләде һәм халыкны үз сәламәтлекләре хакында кайгыртып яшәргә өндәде, бәйрәмдә район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да теләкләрен җиткерде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100