Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районы укытучылары әдәби марафонда җиңгән
Әлеге әдәби марафон Интернетта татар телен киң тарату һәм татар матур әдәбиятын популярлаштыру максатыннан квартал саен уздырыла.
(Чирмешән, 22 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Әдәби марафон онлайн-проектында катнашкан Чирмешән укытучылары финалга узганнар һәм Диплом белән бүләкләнгәннәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Чараны "Татнет үсеш фонды” милли-мәдәни берләшмәсе һәм Татарстан китап нәшрияты оештырган.
Түбән Кәминкәдән Гөлназ Мәссарова, Иске Кадидан Галия Моксинова, Лашманнан Ралия Газыймҗановалар өч атна дәвамында, көн саен татар телендә матур әдәбият укып, аннан иң кызыклы өзекләрне Интернетта ВК битләрендә урнаштырганнар.
Өч йөз кеше катнашкан республика бәйгесенең онлайн-проекты финалында алар да бүләккә лаек булган. Бәйге җиңүчеләре кичәгә чакырылган татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашканнар, автографлар белән китаплар да алганнар.
Әлеге әдәби марафон Интернетта татар телен киң тарату һәм татар матур әдәбиятын популярлаштыру максатыннан квартал саен уздырыла. 1 апрельдән әдәби марафон кабат башлана. Татар теленең үсешенә һәм милләтебезне саклауга өлеш кертергә теләүчеләр катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз