news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы укучылары фән олимпиадаларыннан җиңеп кайттылар

Алдынгы укучылар фән буенча республика олимпиадаларында районны таныттылар.

(Чирмешән, 14 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән лицееның 8 класс укучысы Ләйсән Шарапова (укытучысы - Гөлүсә Закирова) һәм Яңа Элмәле мәктәбенең 10 класс укучысы Светлана Муськина (укытучысы - Татьяна Мельникова) рус теле буенча олимпиаданың республика этабында җиңүче булдылар, дип яза җирле басма.

Татар мәктәпләрендә укучылар арасында татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча олимпиадада да ике җиңүче бар: Лашман мәктәбенең 4 класс укучысы Алия Нуретдинова (татар теле буенча, укытучысы – Резеда Галимова) һәм Чирмешән лицееның 8 класс укучысы Алсу Сәлахова (татар әдәбияты буенча, укытучысы – Рәзилә Шәрифуллина).
Рус әдәбияты буенча республика олимпиадасы призерлары - барысы да лицей укучылары. Менә алар: 7 класс укучысы Камилә Гайнуллина (укытучысы – Татьяна Фролова), 8 класс укучысы Ләйсән Шарапова һәм 10 класс укучысы Айсылу Гафурова (укытучылыры – Гөлүсә Закирова). Татар әдәбияты буенча алты укучы призер булган. Чирмешән лицееннан 6 класс укучылары Азалия Җамалтдинова һәм Ильмир Мөхәммәтшин (укытучылары - Миләүшә Котбиева), шул ук мәктәптән 8 класс укучысы Ләйсән Шарапова һәм 11 класс укучысы Айдар Могыйзов (укытучылары – Рәзилә Шәрифуллина). Бәркәтә мәктәбенең 8 класс укучысы Алсу Гыймранова (укытучысы – Кадрия Сафина), Лашман мәктәбенең 10 класс укучысы Лилия Гатиналар да (укытучысы - Кадрия Юнысова) Казаннан диплом белән кайттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100