news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы Түбән Кәминкә җирлегендә үзсалым акчасына эшләр планлаштырылган

Җирлектә узган референдум вакытында балигъ булган һәр кешедән 550 сум күләмендә үзсалым җыярга килешенгән.

Чирмешән районы Түбән Кәминкә җирлегендә үзсалым акчасына эшләр планлаштырылган
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 9 март, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадрия Гамирова). Түбән Кәминкә авыл җирлегендә үзсалым акчаларының 86 проценты, ягъни 269 мең сумнан артыгы җыелган. Республикадан биреләчәк ярдәмне дә исәпкә алып, бу акчаларга нинди эшләр башкаруны планлаштырганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Җирлектә узган референдум вакытында балигъ булган һәр кешедән 550 сум күләмендә үзсалым җыярга килешенгән. 

"1 апрельгә кадәр җыелган салымга дәүләт ярдәме елның беренче яртысында кайтачак. Без иң элек аны кыш айларында урам юлларын кардан чистартуга, тракторны карап торуга тотачакбыз", - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков.

Шулай ук Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларындагы су башняларын буяуга, янгын куркынычсызлыгы җиһазлары (гидрант, шланг) сатып алуга һәм Түбән Кәминкә авылында суүткәречләрне яңарту өчен проект ясауга кулланырга планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot