news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы Совет депутатлары мәдәният һәм мәгариф тармакларына өстәмә акча бирәчәк

Тулаем алганда бюджетның керемнәр өлешен 2 миллион 630 мең сумга, ә чыгымнарны 3 миллион 846 мең сумга күбәйтү турында карар чыгарылды.

(Чирмешән, 11 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән" Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы казнасыннан Яңа Элмәледә ФАП, мәдәният йортында сүуткәргеч ремонты өчен 150 мең сум акча биреләчәк. Югары Чегодайда гидротехник корылманы - үзгәртеп коруга документлар ясату чыгымнары да капланачак, дип яза җирле басма.

Чирмешән район Советы депутатлары чираттагы утыз җиденче утырышта мәдәният һәм мәгариф тармакларына да өстәмә акча бүлеп бирергә килештеләр.

Тулаем алганда бюджетның керемнәр өлешен 2 миллион 630 мең сумга, ә чыгымнарны 3 миллион 846 мең сумга күбәйтү турында карар чыгарылды, шулай итеп Советның 2017 елның 13 декабрендә кабул ителгән 127нче санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

Утырыш эшен район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot