news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы шахматчылары турнирда призлы урыннар алган

В.А.Горбунов истәлегенә Аксубайда узган шахмат турнирыннан аларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

(Чирмешән, 21 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров).  Чирмешән районы шахматчылары В.А. Горбунов истәлегенә Аксубайда узган шахмат турнирында икенче урын алган. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Шамил Сөнчәләев ветераннар төркемендә – җиңүче, ә Самат Ризванов өченче булганнар. Людмила Редюкова – кызлар, ә Булат Әхтәмов 9-11 сыйныф егетләре арасында – икенче, Светлана Муськина 9-11 класс кызлары төркемендә, Римма Баянова хатын-кызлардан өченче урын ияләре.

Призлы урыннар алучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

"Көндәшләребез бик көчле иде, алай да без чистайлылардан гына калыштык", - ди атренер-уенчы Шамил Сөнчәләев. Ул лты районнан 67 кеше катнашкан турнирда район командасын җитәкләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100