news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы сөтчелек буенча кимендә 10 баскычка күтәрелергә планлаштыра

Әлегә биредә иң аз күләмдә сөт савып алына.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Чирмешән районы авыл хезмәтчәннәре сөтчелек буенча күрсәткечләрен кимендә 10 баскычка күтәрергә планлаштыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин хәбәр итте.

Мәгълүм булганча, хәзергә Чирмешән районы республика буенча бу юнәлештә 43 нче урында бара. Көн саен биредә якынча 12,6 тонна сөт савып алына. Бер сыер уртача 7,2 кг сөт бирә.

“Быел бездә “Илхан” сөт комплексы эшли башлаячак. Ул 1 мең баш сыерга исәпләнгән. Анда 74 баш тана кайтардык. Фермерлар да нәселле таналар сатып алды. Алар март-апрель айларында бозауларга тиеш. Киләчәктә, сөтчелек өлкәсендә республикадагы 43 нче урыннан 33 нче урынга менәргә планлаштырабыз”,- диде Мирзаһит Гатин. Сөтчелек комплексы ел азагында тулы көченә эшли башлар, дип күздә тотыла.

Сүз уңаеннан, аутсайдерлар исемлегендә Спас, Кама Тамагы һ.б районнар да бар. Мисалга, Менделеевскта көненә 17,6 тонна, Кама Тамагында 23,5 тонна, Бөгелмәдә 23,6 тонна, Спас районында 29,5 тонна сөт савалар.

Сөтлелеккә килгәндә, Кама Тамагында сыерлар, Чирмешәнгә караганда, 0,5 кг-га сөтне күбрәк бирә. Мөслимдә бу күрсәткеч 8,8 кг, Минзәләдә 9,1 кг, Әлмәттә 9,5 кг тәшкил итә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100