news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы “Сөлчә” җәмгыятендә эшләүчеләр хезмәт хакыннан канәгать

Механизаторлар авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлыйлар, язгы кыр эшләренә әзерлиләр.

(Чирмешән, 1 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы “Сөлчә” җәмгыятенең  Яңа Элмәледәге гаражында иртән үк эш кайный. Механизаторлар авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлыйлар, язгы кыр эшләренә әзерлиләр, дип яза җирле басма. 

Гараж мөдире Алик Краснов әйтүенчә, Валерий Симухин, Алексей Павлов, Шамил Минхәеров, Василий Шадров, Евгений Портнов тырмаларны һәм культиваторларны төзәтеп куйганнар да.

Бүген Валентин Кириллов чәчкеч ремонтлау белән мәшгуль, Шамил Минхәеров тракторын төзәтүгә керешкән.

-Бу хуҗалыкта инде өченче ел эшлим, - ди Лашманда яшәүче Шамил .- Инженер Рәис Зөфәров та безнең авылдан, аның белән килеп йөрим. Яз-көз тракторда җир сөрүдә, чәчүдә дә, уракта да катнашам, кыш көне техника ремонтлыйбыз.

Шамилның хезмәткә түләүгә дә, техника ремонтлау өчен шартларга да дәгъвасы юк: бина җылытыла, кирәкле запас частьләр бар.
-Хезмәт хакы аласызмы?-дим аңа.

-Ай саен биреп баралар, соңгы тапкыр 21 мең сум алдым, - ди Шамил.- Кирәк икән фураж да алырга була, бушлай печән дә бирделәр. Яхшы эшләүчеләргә премия дә каралган-ел азагында бозау бирәләр, быел аны мин дә алдым. Эшләгән кешенең кадере бар монда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100