Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районы “Сөлчә“ комбайнчысы симез үгезгә дәгъва кыла
“Сөлчә“ җәмгыятенең комбайнчылар ярышында Хәлил Мөхиббуллинга тиңнәр юк.
(Чирмешән, 18 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы “Сөлчә“ комбайнчысы Хәлил Мөхиббуллин быел да беренчелекне бирми. “Сөлчә“ җәмгыятенең комбайнчылар ярышында Хәлил Мөхиббуллинга тиңнәр юк. Ул быел да симез бер үгезгә дәгъва кыла, дип яза җирле басма.
-Иң алдынгы бер комбайнчыга андый бүләк жәл түгел, - ди җәмгыять рәисе Хәмзә Хамматов. -“Дон“нарда эшләүчеләрдән беренче урын алучыга башка, 1 центнерлы бозау әзер.
КСК азык җыю комбайнында йөзләрчә гектардан уңыш җыйган Василий Шадров та бер бозауга урын хәстәрли ала. Аңа, җәй, көз бик яхшы эшләвенә күрә, 1 тонна – арпа, 1 тонна бодай – шулай ук бушлай бүләк. Билгеле, килешү нигезендә башка механизаторларны да кызыксындыру күздә тотыла. Әле бит эш хакы да түләнәчәк. Бу яктан халык рәхмәтле – монда акчаны айныкын-айга бирәләр.
-Зарланырга урын юк, - ди 4 еллык “Палессе“ комбайнында эшләүче Хәлил Мөхиббуллин. -Быел зур-зур биш төргәк печән алдык, былтыр көз көр үгез бирделәр. Ягулык бар. Көн дә итле ашлар белән сыйлыйлар. Бар да “бишле“ куярлык.
Хәлил Миндар улы “Сөлчә“гә Лашманнан килеп эшли. Инде берничә ел уракта ул – төп комбайнчы. Уңыш яхшы Элмәле кырларында, участокларның күпчелеге чиста. Көне-көне белән 15әр бункер, 600әр центнер бөртек суктырган Мөхиббуллин.
Барысы күпме? -Санаганым юк, күп инде, - ди Хәлил. Аз түгел, ул 15 мең центнер чиген күптән узды шикелле.
Ярдәмчесе дә бик тырыш, дөрес, Лашман егете Риназ Зыятдинов, каникуллар бетте шул, бүген мәктәптә укуын дәвам итә.
“Сөлчә“дә азык хәстәрләү ягыннан да өлгерләр. Өч план кадәр, 2100 тонналап печән әзерләнгән, кышны иркен чыгарлык сенаж һәм силос запаслары бар. Монда күпьеллык үләннәрне дә икенче кат чабып өлгерделәр. Кырлары тулы печән һәм салам эскертләре. Фермалар янында да азык күп. Малы да булган хуҗалыкка бу да – зур хәзинә.
-Кукурузны урып алдык, 470 гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчтек, - ди “Сөлчә“ рәисе. -Хәзер бөтен техниканы җир эшкәртүгә туплыйбыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз