news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы үрдәкләренә Самарада һәм Пензада ихтыяҗ зур

Ике корпуста 2 мең баштан күбрәк мулардлар һәм каз бәбкәләре бар.

Чирмешән районы үрдәкләренә Самарада һәм Пензада ихтыяҗ зур
pestrecy-rt.ru/

(Чирмешән, 31 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Иске Котыш авылында элеккеге дуңгызчылык фермасында бүген үрдәк һәм каз бәбкәләре каңгылдаша. Аларны Самарадан, хәтта Пензадан да килеп алып китәләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Кошчылык фермасы” хуҗасы Альфред Габшакиров эш башланган беренче елны ук, әти-әнисе булышлыгы белән үзен танытырга да өлгергән. Чама белән 50 мең баш үрдәк һәм каз бәпкәләренә, мулардларга хуҗа тиз табылган. Зур-зур партия кош алучылар бар икән. Әйтик, берәү Апас районына бер айлык бер мең баш мулардлар төяп киткән.

Хәзер Иске Кадида яшәүче Альфред алты ел чамасы Әлмәттә эш йөртә, аннары, өйләнгәч, туган авылына кайтып урнашканнар. Инде Чирмешәндә өй өлгертәләр.

-Безнең кошларга Башкортстаннан, Әлмәттән, Самарадан, хәтта Пенза өлкәсеннән дә гаризалар килә, - ди яшь эшкуар. -Менә бүген тагын 5 мең чамасы үрдәк бәбкәләре китерергә тиешләр. Ике корпуста 2 мең баштан күбрәк мулардлар һәм каз бәбкәләре бар. Аларга сыйфатлы катнаш азык кына бирәбез. Араларында үлем-китем юк диярлек, яхшы үсәләр. Көндез, аяз вакытта, кошларны саф һавага, иркен йортка чыгарабыз.

Су ягыннан өзеклек юк, әмма яңа башня куймыйча булмый. Киләчәктә чебиләрне, бәбкәләрне үзләрендә дә чыгарырга хыялланалар, әмма салкын вакытта су туңу ихтималыннан шикләнәләр. Дөрес, аның җаен тапмый калмаслар. Җире арендага алынган ферма корпусларына, түбәгә ремонт кирәк, бу яктан бәлки субсидия белән булышырлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100