news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы мәктәпләре укучылары 120 тонна макулатура җыйганнар

Икенчел чималның 77 тоннасын сатып та җибәргәннәр, моннан 328 сум мең сум акча эшләгәннәр.

(Чирмешән, 3 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Быел Чирмешән районы мәктәпләре укучылары икенчел чималның 77 тоннасын сатып та җибәргәннәр, моннан 328 сум мең сум акча эшләгәннәр. Район мәктәпләре укучылары сентябрьнең соңгы атнасында 4 тонна макулатура һәм 615 килограмм пластик җыйганнар. Ә ел башыннан 120 тонна 700 килограмм макулатура, 10 тонна пластик туплаганнар, дип яза җирле басма.

Җыелган макулатураның 71 тоннасын сатып, 285 мең сумнан артык керем алынган. Барлык макулатураны укучыларга бүлеп исәпләгәндә һәркайсына уртача 55 килограмм туры килә. Ә пластикның 6 тоннага якыны 43 мең сумнан артык табыш китергән.

Макулатура җыю буенча Түбән Кәминкә мәктәбе һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты алдынгылар рәтендә. Бер балага бүлеп исәпләгәндә, 130 килограммнан да артыграк икенчел чимал җыйганнар бу мәктәп укучылары. Туймәт, Әмир, Яңа Элмәле мәктәпләре дә байтак макулатура туплаганнар. Ә менә Югары Кармалка, 2 нче Чирмешән мәктәпләренә бу өлкәдә бераз активлашырга кирәк. Аларда бер укучы исәбендә 30-20 килограмм гына.

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты пластик җыю буенча да 26 мәктәп арасында беренче. Уртача алганда, аларда бер укучы 20 килограммга якын бу төр чимал туплаган. Ә барлык чималны район укучыларына бүлгәч 5 килограмм чамасы гына туры килә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100