Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районы Лашман мәктәбенә үлән чапкыч бүләк иткәннәр
Лашман урта мәктәбенә элеккеге чыгарылыш укучылары бүләк ясау матур традициягә әйләнгән.
(Чирмешән, 6 август, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадрия Гамирова). Татарстанда быел да “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” хәйрия акциясе старт алды. Чирмешән районы мәктәпләрен төрле елларда тәмамлаган укучылар да аңа теләп кушылды, дип яза җирле басма.
Лашман урта мәктәбенә элеккеге чыгарылыш укучылары бүләк ясау матур традициягә әйләнгән. Быелгы чыгарылыш класс укучылары мәктәпләренә бик кирәкле бүләк ясаганнар – триммер бүләк иткәннәр.
-Территориябез бик зур, аның тирәсен чабу, тәртиптә тоту өчен ул бик кирәк, - ди мәктәп директоры Наил Нуретдинов. - Бүләк - триммер безгә 2018 елгы чыгарылышны искә төшереп торачак.
Үткән ел Лашман мәктәбен төрле елларда тәмамлаган укучылар теплица алуда матди ярдәм күрсәткәннәр. Быел бу теплицада мәктәп ашханәсе өчен кыяр, помидор үстерәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз