news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы Лашман мәктәбе укытучысы Фаиз Билалов финалга чыккан

Якташыбыз башка призерлар белән бергә конкурсның 25 мартта Чаллыда узачак финалында да катнашачак.

(Чирмешән, 20 март, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы Лашман урта мәктәбе каршындагы “Авиамоделизм” түгәрәге җитәкчесе Фаиз Билалов “Балаларга йөрәгемне бирәм” өстәмә белем бирү педагоглары арасындагы респубика бәйгесенең зона этабында өченче урын яулаган, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы.

Аксубайда узган әлеге бәйгедә ул Әлки, Спас, Лаеш, Алекесеевск, Яңа Чишмә, Чистай, Аксубай һәм Балык Бистәсе районнары вәкилләре белән көч сынашкан. Якташыбыз башка призерлар белән бергә конкурсның 25 мартта Чаллыда узачак финалында да катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot