news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы Лашман мәктәбе тарихы турында китап басылды

Китап авторы – Минвәгыйз Зәйнетдинов.

(Чирмешән, 1 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы Лашман мәктәбе тарихы турында китап басылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Зур тарихлы, данлыклы, бик күп күренекле шәхесләр укып чыккан мәктәп. Биредә зур гыйлемле, сәләтле йөзләрчә мөгаллим эшләгән.
Китап авторы – якташыбыз Минвәгыйз Зәйнетдинов үз хезмәтендә, бик озак һәм максатчан эзләнүләрдән, сораштырулардан соң, туган авылы мәктәбе тарихын шактый киң яктырткан.

Анда Туйкиннар, Батыршиннар, Туйсиннар, Ярмиевлар, башка күп кенә, мәктәп тормышында үзләре турында якты эз калдырган олы шәхселәр хакында, бу мәктәп турында матбугат басмаларында төрле елларда басылган язмаларны да укырга, танышырга мөмкин. Монда элеккеге, кайберләре 70-80 ел элек үк төшерелгән уникаль фоторәсемнәр дә байтак, алар да, һәрберсе тарих.

Минвәгыйз Зәйнетдинов – республикада билгеле шәхес. Лашманда туган, гомерен журналистикага багышлаган, берничә газета редакторы булган. Якташыбыз КПСС өлкә комитетында да эшләде, Татарстан радиосын җитәкләде, соңгы елларда “Чаян” журналының җаваплы сәркатибе иде. Бүген Казанда яши.

-Мин бу хезмәтемдә Лашман мәктәбе тарихының бер өлешен генә яздым, аның әле күпме өлеше өйрәнелмәгән, - ди китап авторы. –Шуңа күрә нокта куярга иртәрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100