news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы Лашман авылында үзара салым акчасына рупорлар урнаштырганнар

Халыкка белдерүләрне авылның биш урынына урнаштырылган тавыш көчәйткечләр аша әйтәләр.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Чирмешән районы Лашман авылында халыктан җыелган үзара салым акчасына тавыш көчәйткеч – рупорлар урнаштырылган. Хәзер халыкка белдерүләрне шул рупордан әйтәләр, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы.

"Әлеге җайланмаларны халык соравы буенча, биш урынга куйдык. Авыл зур, бер очта үлем-китем очрагында икенче очта ишетмичә дә кала идек, бик җайлы булды, диләр хәзер. Җыелышлар, төрле чаралар турында белдерүләрне дә хәбәр итәбез. Шундый ук җайланмаларны Әмирдә дә урнаштырачакбыз, рупорларга заказ бирдек", - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.  

news_right_1
news_right_2
news_bot