news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чирмешән районы Лашман авылында ферма янган
Ут маллар торагының түбәсенә,агач бинаның стеналарына зыян салган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешән районы Лашман авылдагы җирле фермерның мөгезле эре терлекләр асрала торган ферма бинасында янгын чыгып, маллар торагының түбәсе янган, ут агач бинаның стеналарына да зыян салган. Бу хакта район басмасы яза.
Авыл кырыендагы фермада янгын хакында хәбәрне район янгын сүндерүчеләренә иртәнге тугызынчы яртыларда телефоннан шалтыратып әйтәләр. Утны сүндерергә Лашманнан – бер, Чирмешәннән ике подразделение барган.
"Беренче янгын сүндерү машиналары килеп җиткәндә, бинаның түбәсе яна торган була. Көчле җил дә утны тиз тарата. Абзар тезмәсендә печән дә булган. Нәтиҗәдә бинаның түбәсе тулысынча янып бетте, стеналарына да өлешчә зыян килде", - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.
Савым сыерлары көтүдә булганлыктан, алар зыян күрмәгән. Андрей Фомин әйтүенчә, монда эшләүчеләр әүвәл утның тактадан төзелгән янкормасыннан чыкканын күргәннәр. Хәзер янгынның сәбәбе һәм матди зыян күләме ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot