Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән районы Лашман авылы мәдәният йортына 10 миллион сумга ремонт ясалган
Район тирә-юньне төзекләндерүгә, җиһазлар алуга, 2 миллион сум тирәсе акча белән булышкан.

(Чирмешән, 12 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы Лашман авылында ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Ремонтка 10 миллион сумнан артык акча тотылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
1965 елда колхоз көче белән төзелгән Лашман мәдәният йортын «Авыл клублары» республика программасы буенча үзгәртеп корганнар, җиһазлаганнар. Моңа республикадан 9 миллион 383 мең сум акча бирелгән.
Лашман авыл җирлеге Рәвхать Фәттахов әйтүенчә, район тирә-юньне төзекләндерүгә, җиһазлар алуга, 2 миллион сум тирәсе акча белән булышкан.
Хәзер бу мәдәният йорты тыштан да, эчтән дә ялт итеп тора. Бар да яңарган: түбәсе, идәннәре, заллары, сәхнәсе, китапханәсе элеккеге белән чагыштырырлык та түгел, коммуникацияләрне дә алмаштырганнар.
Бүген кабат ачылган мәдәният йортында район үзешчәннәре катнашында концерты да оештырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз