news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы Лашман авылы мәдәният йортына 10 миллион сумга ремонт ясалган

Район тирә-юньне төзекләндерүгә, җиһазлар алуга, 2 миллион сум тирәсе акча белән булышкан.

Чирмешән районы Лашман авылы мәдәният йортына 10 миллион сумга ремонт ясалган
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 12 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы Лашман авылында ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Ремонтка 10 миллион сумнан артык акча тотылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

1965 елда колхоз көче белән төзелгән Лашман мәдәният йортын «Авыл клублары» республика программасы буенча үзгәртеп корганнар, җиһазлаганнар. Моңа республикадан 9 миллион 383 мең сум акча бирелгән.

Лашман авыл җирлеге Рәвхать Фәттахов әйтүенчә, район тирә-юньне төзекләндерүгә, җиһазлар алуга, 2 миллион сум тирәсе акча белән булышкан.

Хәзер бу мәдәният йорты тыштан да, эчтән дә ялт итеп тора. Бар да яңарган: түбәсе, идәннәре, заллары, сәхнәсе, китапханәсе элеккеге белән чагыштырырлык та түгел, коммуникацияләрне дә алмаштырганнар.

Бүген кабат ачылган мәдәният йортында район үзешчәннәре катнашында концерты да оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100