news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы Лашман авылы кызы - мастерлыкка кандидат

Бәйгедә Россия төбәкләреннән 23 команда катнашып, анда Татарстан данын Казан шәһәре һәм Лашман мәктәбе укчылары яклаган.

(Чирмешән, 15 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Лашман мәктәбе укучысы Ләйсән Миһманова (тренеры Фаиз Билалов), җәядән ату буенча квалификация ярышларында 535 очко җыеп, спорт мастерлыгына кандидат нормасын (525) үтәгән. Ул Чирмешәндә шундый исем алучы беренче кыз бала, дип яза район басмасы.

Ләйсән әлеге уңышка Новочебоксарск шәһәрендә СССРның атказанган спорт мастеры Ирина Солдатова истәлегенә җәядән ату буенча үткән Бөтенроссия турнирында ирешә. Бәйгедә Россия төбәкләреннән 23 команда катнашып, анда Татарстан данын Казан шәһәре һәм Лашман мәктәбе укчылары яклаганнар.

Ләйсән Миһманова - ярышларның көмеш медаль иясе. Фәйрүзә Гатина исә укларын 1 нче спорт разрядына “тидерсә”, Рәсим Вафин, спорт мастерлыгына кандидат нормасын җыеп, бу исемне лаек йөртүен тагын бер кат раслаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot