Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районы Кызыл Чишмә авылында яшәүче бер ир-ат өч ел машинада таныклыксыз йөргән
Әлеге машина йөртүчегә 30 мең штраф һәм 15 тәүлеккә кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
(Чирмешән, 18 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы Кызыл Чишмә авылында яшәүче бер ир-ат өч ел машинада таныклыксыз гына йөргән. 1954нче елгы чирмешәнле беренче тапкыр 2014нче елны исерек килеш руль артына утырган өчен тоткарлана һәм нәтиҗәдә ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә. Әмма ул моннан сабак алмаган, дип яза район газетасы.
Таныксызлык калса да, машинада йөрүен дәвам итә. Бер ел да узмый якташыбыз исерек килеш аварияә эләгә. Бу юлы аны инде җинаять җаваплылыгына тарталар, билгеле, җәзасы да кырыс була – аны ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәләр һәм 200 сәгать җәмәгать эшләре билгелиләр.
Аннары 62 яшьлек ир-ат машина номерларын алмаштырып, кабат юлга чыккан. Утыз Имән авылы урамында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Бу очракта да ул правасыз һәм исерек килеш машина белән идарә иткән. Абзыйның сүзләре буенча, ул авылдашларына ипи алырга килгән. Ләкин бу “изге гамәле” аны җинаять җаваплылыгыннан коткара алмас. Әлеге машина йөртүчегә 30 мең штраф һәм 15 тәүлеккә кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз