Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән районы комбайнчысы 1640 тонна бөртек суктырган
Бер гектардан уртача 42 центнер ашлык җыеп алалар.

(Чирмешән, 27 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте комбайнчысы Айрат Хөсәенов 2014 елгы “Клаас Тукано-450” комбайнында урак башыннан бирле 457 гектарда эш башкарган, 1640 тонна бөртек суктырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Шул ук хуҗалыктан Сергей Борисов 2017 елгы КЗС-1218 комбайнында 432 гектарда эш башкарган, 1566 тонна бөртек суктырган.
Шундый уңганнар эшләүче “ЧИРМЕШӘНАГРО”да игеннәрнең 55 проценты җыелган да, уңыш та яхшы – гектардан уртача 42 центнер. 400 гектар уҗым бодае да чәчкәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз