news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы кешесе 25 ел банкада дары саклаган өчен хөкем ителгән

Нәрсәгә кирәк буласын да уйламыйча, Виталий Антонов әлеге төтен чыгармый торган дарыны бер танышыннан 1993 елда ук сатып алган.

(Чирмешән, 12 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин).  Чирмешән районы Светлогорский поселогында яшәүче берәү ярамаганын белә торып, өендә, банкада 25 ел дары саклаган. Нәтиҗәдә, хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән, дип яза җирле басма.

Нәрсәгә кирәк буласын да уйламыйча, Виталий Антонов әлеге төтен чыгармый торган дарыны бер танышыннан 1993 елда ук сатып алган. Бәлки ярап куяр, янәсе.

Вакытлар узу белән исә банкадагы дары хакында полиция хезмәткәрләренә дә мәгълүм була.

Шартлый торган матдә саклаган өчен, суд Антоновны бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot