news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы Кара Чишмә авылында яктырткычлар һәм кабель урлаганнар

Тикшерү бара.

(Чирмешән, 17 апрель, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Евгений Ромин). Узган атнада район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән, дип яза җирле басма.

9-16 апрельдә, бу айның беренче атнасындагы кебек үк, районда янгыннар булмаган. Чирмешәндәге 135нче янгын сүндерү часте һәм ПСЧ-73 янгын частенең Күтәмәдәге аерым посты коткаручыларына юл-транспорт һәлакәтләренә дә барырга туры килмәгән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 12 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда бер кеше имгәнгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 92 очрагы ачыкланган, берәү автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Билгесез адәмнәр Кара Чишмә авылына керү юлы уңаендагы электр баганаларыннан яктырткычлар һәм 100 метр изоляцияләнгән кабель салдырганнар. Тикшерү бара.

Танышы Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кызның алтын муенса чылбырын, фотоаппаратын һәм телефонын урлый. Утыз Имәндә яшәүчебер хатын-кыз авылдашының 4000 сум акчасына кул сузган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100