news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылының “Хыял” ансамблен Кырымга чакырганнар

Алар төрки халыкларның Азнакай районында узган “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивалендә катнашкан иде.

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылының “Хыял” ансамблен Кырымга чакырганнар
Резеда Галиева

(Чирмешән, 28 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылының “Хыял” ансамблен Кырымга чакырганнар. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортының “Хыял” һәм район мәдәният йортының “Умырзая” фольклор коллективлары Дипломнар белән бүләкләнделәр. Алар  төрки халыкларның Азнакай районында узган “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивалендә катнашкан иде.

Хыяллылар август урталарында Кырымда оештырылачак “Алтын Мәйдан” халыкара фольклор фестиваль-бәйгесенә дә чакырулы.

news_right_1
news_right_2
news_bot