Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында һава температурасы -45кә кадәр төште
Район мәгариф бүлегендә хәбәр ителгәнчә, бүген район мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәгән.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы рекордлы түбән күрсәткечләргә иреште, дип яза «Безнең Чирмешән» газетасы.
Авылда яшәүче Гөлнара Азоркина сүзләренчә, иртәнге алтыда термометрда минус 45 булган.
«Кичен терекөмеш баганасы -42 градус күрсәтте. Иртән сарайда мал-туар да бәс белән капланган иде», — дип уртаклашты ул.
Район мәгариф бүлегендә хәбәр ителгәнчә, бүген район мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәгән. Район үзәге мәктәпләрендә 10 һәм 11 сыйныфлар гына укыган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз