news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы Иске Кади пайчыларына бодай биргәннәр

Аннан соң пайчылар өчен салым түләгәннәр, моңа 135 мең сум акча тотылган.

(Чирмешән, 2 гыйнвар, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы Иске Кади пайчыларына бодай биргәннәр, дип яза җирле басма.

“Камалов И.Р.“ крестьян-фермер хуҗалыгы пайчылары белән исәп-хисап ясаган, һәр пайчыга икешәр центнер коп-коры, чип-чиста бодай биргәннәр.

-Башта, моңа өстәп, 20шәр кило шикәр комыннан да өлеш чыгарырга исәп бар иде, - ди Рәдис Камалов. - Аннан соң пайчылар өчен салым түләргә булдык, моңа 135 мең сум акча тоттык. Пай өчен түләүдә сораулар туган очракта халык миңа мөрәҗәгать итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100