news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы Иске Кади авыл җирлегендә сыерлар санын арттырганнар

Җирлек башлыгы Илназ Мөхетдинов үзе дә 5 баш сыер, 5 баш үгезләр һәм бозаулар асрый, башкаларга үрнәк күрсәтә.

(Чирмешән, 5 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы Иске Кади авыл җирлегендә сыерлар санын арттырганнар. Җирлек башлыгы Илназ Мөхетдинов үзе дә 5 баш сыер, 5 баш үгезләр һәм бозаулар асрый, башкаларга үрнәк күрсәтә, дип яза җирле басма.

-Үзем генә өлгерә алмас та идем, маллар карашырга әти-әни нык булышалар, - ди бүген дә иртүк Чирмешәнгә барып кирәкле документлар юллап йөргән Илназ Солтан улы.

-Көн дә шулай, аны кич кенә күрәбез, эштән бушамый, - дип елмая сыерлар астын чистартып өлгергән әтисе – 67 яшьлек Солтан абый.

-Булышабыз инде кулдан килгән кадәр, кичке эшләрне күбесенчә Илназ үзе башкара, барын да әзерләп, юллап калдыра.

-Сыерларны иртән әни сауса, кич – үзем. Аппаратыбыз бар, аны районнан бушлай бирделәр, - ди Илназ. - Быел абзарыбызны киңәйттек. Монда да ярдәм булды, 1200 блок алдык, шулай ук бушлай. 120 мең сум субсидия акчасы да бу эшкә бик ярады. Төзелешне туганнар белән башкарып чыктык.

Гомумән, Мөхетдиновлар бөтен эшне күмәк көч белән башкарырга өйрәнгәннәр. Йортлары аерым булса да, аларның иркен абзарлары уртак. Шәһәрләрдән балалары да эшкә атлыгып кайталар икән. Бу гаиләнең кияү-киленнәре дә үзләре кебек – тик тора белмиләр.

Мал асрагач, азык турында кайгыртасы. Бу яктан проблема юк, үзләренең 7 гектар пай җирләрендә күпьеллык үләннәр үстерәләр. 150 рулон печәннең 30сын абзар тирәсенә кайтарып өйгәннәр, 120сен сатканнар.

Бер елга бер зур малга 1 тонна чамасы фураж кирәк, диләр, ансыз сыер мул сөт бирми, үгезләр тиз көрәйми. Мөхетдиновлар көзен 6-7 тонна бөртек сатып алалар.
Бүген өч сыерлары савыла, көнгә 30-35 литр сөт саталар.

Авыл мәчетендә имамлык итүче Солтан абый гомере буе такта яру цехында, котельныйда эшләгән. Тәртипле, уңган, төпле кеше, агачтан картина ясарлык оста. Элек кышкы сезонда кулалмашы белән йөзәр данә чана ясап сатканнар, шуның акчасына мал азыгы, кирәк-ярак алганнар.

-Балаларны үгезләр асрап укыттык, унар башка да җиттеләр, - ди Солтан Мөхетдинов. - Элек мал тоту бик кыен иде, хәзер бит бу шөгыль кызык кына, печән, фураж дисеңме, бар да бар. 

Солтан һәм Асия Мөхетдиновлар балаларына югары белем алырга булышып, үзләре үрнәгендә яхшы тәрбия дә биргәннәр.

-Котельныйда эшләгән елларымда күмерне күп яктык, шлак байтак кала иде. Шул шлакны алып кайтам, цемент табыштырам да, балаларга “нәрәт бирәм“ - көнгә 15-20 блок ясатам. Шулай 3 мең чамасы блоклы булдык. Абзарлар искергән иде, җитмәсә, янгын чыгып, алар тулысынча янып бетте. Үз блокларыбыз белән яңа абзар кордык, - ди Солтан абзый.

Булдыклы кешегә шөгыль табылып тора – бу гаилә инде 45 ел умарталар тота. 1973нче елда Якты Таудан Миңнекәй исемле берәү Солтан абзыйның әтисенә бер оя умарта бирә, дустына бүләк ясый. Бүген инде оялар саны утызга җиткән. Быел кортлар балны да мул җыйганнар.

Кызганыч, Иске Кадидагы элеккеге осталар бетеп бара. Яшьләр мал асрарга иренә. Әнә авылның Зур урамында нибары бер сыер калган. Дөрес, җирлектә дистәдән күбрәк кеше малчылыкка дәүләт ярдәмен – субсидия алган. Әмма бу күп димәссең.

Быел Иске Кади җирлегендә бер генә дә яңа гаилә барлыкка килмәгән. Туучылар берничә генә. Болар Мөхетдиновларны да борчый.

Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдинов турында башта аерым язарга теләгән идем, әмма сүз ераккарак китте, дөресрәге аларның тату гаиләсенә барып тоташты. Районда җирлек башлыкларының иң яше – 30 яшьлек Илназ Мөхетдиновның бик тиз халык абруен яуларга өлгерүе нәкъ менә әти-әнисе тәрбиясенә бәйледер. Хатыны – укытучы Миләүшә, 2 яшь ярымлык кызлары Динә дә аңа эшкә дәрт бирәләр. Күреп, ишетеп торабыз, бүгенге шартларда җирлек башлыкларына бер дә ансат түгел: документлар белән сак эш итәргә, законнарны төгәл үтәргә, бөтенесен оештырырга, контрольдә тотарга кирәк.

Шимбә көнне җирлек үзешчәннәре Чирмешәндә концерт күрсәтергә тиеш. Волейбол буенча район чемпионаты дәвам итә. Мәктәптә атнага берничә дәрес бирәсе. Киләсе елга эшне планлаштырып куясы. Халык белән эшләү дә ансат түгел, кайвакыт яхшы гамәлеңнән дә гаеп табалар. Җирлек башлыгына менә шуларга әзер булырга, чыныгырга, тәҗрибә тупларга туры килә. Йөкләдеңме, чигенмә инде, сәләтеңне эштә күрсәт! Ни дисәң дә, халыкның күпчелеге барыбер аек фикерле, акны карадан аера белә. Җирле халкы ипле, җаваплы үзе. Әйтик, 2016 ел өчен милек салымын түләмәүчеләр берничә генә кеше калган. Референдум аша хуплап, үзсалым акчасын вакытында җыеп, җирлек авылларында байтак эш башкарганнар. Быелгы референдумда да актив катнашканнар, 2018 елга җирлеккә кагылышлы яңа эшләр планлаштырганнар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100