news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы җирлекләрендә үзсалым буенча реферрендумга әзерләнәләр

Үзсалым акчасының күләме билгеләнде.

(Чирмешән, 7 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы авылларында халык җыеннары башланды. Аның тәүгеләре Югары Кәминкә һәм Туймәт авыл җирлекләрендә үтте. Монда җирле үзидарә эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, алга бурычлар куелды, халыкны борчыган проблемалар турында фикер алышу үткәрелде һәм референдумга кертелә торган мәсьәләләр каралды, үзсалым акчасының күләме билгеләнде, дип яза җирле басма.

-Узган елны үзсалым акчасы 90 мең сум күләмендә җыелган иде, - ди Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев. – Республика һәр сумга дүрт сум өстәгәч, 450 мең сум килеп чыкты – шактый зур сумма. Әлеге акчаның күп өлеше файдаланылды, ләкин әле эшлисе эшләребез бар, якын арада Керкәледә су башняларын буярга ниятлибез, стадион тирәли агачлар утыртырга җыенабыз, Үзсалымның бер өлеше кышын юлларны кардан арындыруга тотылачак.
Югары Кәминкә авыл җирлегендә 276 йортта 609 кеше яши.

Халык җыенында 2018 нче елда үзсалымны балигъ булган, авыл җирлегендә теркәлгән һәм даими яшәүче һәр кешедән 600 сум күләмендә җыярга карар кабул ителде. Бу акчага киләсе елда юлларны өлешчә ремонтларга, урам яктырткычлары урнаштырырга, тракторга арба алырга планлаштыралар.

Быел Югары Кәминкә авыл җирлегендә үзсалым акчасына байтак эшләр башкарылган: урамнар яктыртылган, көнкүреш калдыклары полигонын төзекләндергәннәр, балалар мәйданчыгын тотып алганнар. Югары Кәминкәдә су башняларын буяганнар.

Туймәттә 188 йортта 518 кеше гомер кичерә. Монда 106 мең 750 сум үзсалым акчасы түләнгән, республика ярдәме белән ул 533 мең 750 сум булган. Әлеге акча авылда урам яктырткычлары урнаштыруга, аларны яңартуга, су башнялары тирәсен тотып алуга, зиратның коймаларын буяуга һәм монда яңа капкалар куюга тотылган.

Авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов отчетыннан күренгәнчә, киләсе елда халык, республика бирәчәк акчаларга көнкүреш калдыклары полигонын тәртипкә китерергә телиләр.Урам яктырткычларын яңартасы, берничә урынга тавыш көчәйткечләр урнаштырасы, су башняларын да буйыйсы бар.

Халык җыеннарында район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин һәм башкарма комитет җитәкчесе Илфат Шәйдуллин катнаштылар, тикшерелгән мәсьәләләр буенча үз фикерләрен җиткерделәр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100