news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте тагын бер грант откан

Район инвалидлар җәмгыяте соңгы берничә елда эшчәнлеген бермә-бер активлаштырды, дәрәҗәле оешмага әверелде.

(Чирмешән, 7 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте соңгы берничә елда эшчәнлеген бермә-бер активлаштырды, дәрәҗәле оешмага әверелде. Аерым бер бина алып, анда зур ремонт башлаулары, грантлар алуга конкурсларда катнашулары – үзе бер кыю адым, дип яза җирле басма.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховка сайлаучыларны-гражданнарны кабул итүендә иң еш булучы кеше Мәдинә Талиповадыр. Соңгы килүендә ул депутаттан берни дә сорамады, аңа, моңа кадәр күрсәткән конкрет ярдәме өчен, Рәхмәт хаты тапшырды. Мөрәҗәгатьләргә гел игътибарлы Илгиз Салихов моңа лаек билгеле, җәмгыять бинасын капиталь ремонтлауга, нәкъ аның ярдәме белән, нефтьчеләр 500 мең сум акча бирәләр. Район да буш итмәячәк, ремонтка бюджеттан 300 мең сум акчага өметләндерәләр.

Инвалидлар җәмгыяте бинасын үзгәртеп кору өчен җәмгыять рәисе Мәдинә Шәфигулла кызы бар әрсезлеген эшкә җиккән. Бу хакта тәкъдимен иң әүвәл район башлыгы Фердинат Дәүләтшин хуплый, кулдан килгәнчә булышырга ышандыра һәм сүзендә тора.

Хәзер район инвалидлар җәмгыятенең менә дигән үз бинасы бар. Элеккеге кысан, шыксыз, уңайсыз кабинетларны кешегә күрсәтерлек итеп ясарга мөмкинлек таптылар. Бинада санузел, керү-чыгу юлында пандус, тотынгычлар да бар. Кабинетлар чиста, якты. Зур ремонт озакламый төгәлләнәчәк. Инвалидлар, мөмкинлекләре чиклеләр белән биредә төрле чаралар, бәйрәмнәр уздырырга мөмкинлек, шартлар туа.
Саулыгында кимчелек булганнар арасында да бик сәләтлеләре шактый. Кемдер бәйли-чигә, кемдер спортта көчле, сәхнәдә үзен күрсәтергә әзерләр дә дистәләгән. Яңартылган бинада тегү цехына да заказлар аз булмас. Андый цех кирәк иде.
Районда 1862 инвалид гомер итә, 52се – балалар, 525се – хезмәт яшендәгеләр.

Җәмгыять эшчәнлегенә объектив бәя бирү өчен, алар үткәргән чараларны искә алу да җитә. Кайдан уйлап, планлап кына өлгерәләр, ай саен диярлек бүләкләр өләшәләр. Аның бит әле акчасын табасы, иганәче эзлисе бар. Бу яктан җәмгыятькә булышырга әзерләрнең күп булуы сөендерә. Әнә физик мөмкинлекләре чикле балаларның әниләрен зур мәҗлескә чакырганда шәхси эшмәкәр Булат Латыйповның ишеген какканнар. Ике дә уйламаган, ниндидер сәбәп тә эзләмәгән Булат, кирәк сумманы биргән. Калган ягын җәмгыять үзе оештыра белә инде. Һәр бәйрәмнән рәхмәт әйтеп китәләр.

Кул эшләреннән, бакча җимешләреннән күргәзмә, шахмат турниры, сугышчы-интернационалистлар белән очрашу уздыру мәшәкатьләре дә җәмгыятьнең дәрәҗәсен күтәрде.
-Алла ярдәм бирә бит ул, - ди Мәдинә Шәфигулла кызы, тренажерлар алу тарихы белән кызыксынгач. -Чирмешәндә, хакимият бинасында очраклы рәвештә Ленар исемле бер ир-ат белән сөйләшеп киттек. Әлмәттә эшли икән. Сүз ара сүз ялганып, аңардан ярдәм сорадым.

-Нәрсә кирәк соң, апа?! - ди.

-Тренажерлар! - дим.

Шуннан соң бер атна үттеме, юкмы, безнең җәмгыять счетына кирәк кадәр суммада акча күчерделәр. Якташларыбыз - “Татойлгаз“да эшләүче Ленар һәм Динар Абдуллиннарга, Роберт Фәссаховка бу изге гамәлләре өчен зур рәхмәт. Гомумән, нефть оешмалары безгә төрле чаралар уздырганда бик булышалар.
Инвалидлар җәмгыяте коммерциячел булмаган оешмалар өчен грант конкурсларында үзен еш таныта. “Дуслар клубы“ Бу дөньяда мин ялгыз түгел“, “Шатлык лавкасы“, “Шатлык остаханәсе“ - “Православ инициатива“ конкурслары проектлары белән отып, 600 мең сумлап акчалы булганнар. Алар оргтехника, җиһазлар, тренажерлар, спорт кирәк-ярагы, бүләкләр алуга, бәйрәмнәр оештыруга тотылган һәм тотыла.

Әле генә район инвалидлар җәмгыятенә тагын бер шатлыклы хәбәр килгән: җәмгыять Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары алуга социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга кагылышлы республика бәйгесендә 260 мең сум 786 сум грант откан. “Спортка – бергәләп“ номинациясендә җиңү өчен күчереләчәк бу акчага спорт һәм өстәл уеннары җиһазлары алырга планлаштыралар.

Конкурсларда катнашырга ТР Икътисад; Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыклары конкрет ярдәм күрсәтәләр, эшкә юнәлеш бирәләр.

Җәмгыятьнең инде бер ел үз тегү цехы эшли. Инвалид белгеч Лиана Меркулова шул дәвердә йөзләгән кешенең заказын үтәгән. Ремонтланган бинага кабат күчкәч, ул янәшәдәге лавкага халык китергән кием-салымны да кирәк үлчәмдә тегеп, ремонтлап торачак.

Инвалидлар җәмгыятенә килүчеләр күбрәк нинди мәсьәләләр күтәрәләр соң? Дару алуда кыенлыклар бар, курортларга, шифаханәләргә юллама сорыйлар. Эш эзләүчеләр булгалый. Хәер, алар җәмгыять хәл итә торган проблемалар түгел, әмма кемгәдер хәбәр җиткерелсә, кайберләре буенча тиз чишелеш табыла, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100