news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы халкының 40 проценттан артыгы гриппка каршы прививка ясаткан

Шуларның 2680е - балалар.

Чирмешән районы халкының 40 проценттан артыгы гриппка каршы прививка ясаткан
nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/chirmeshn-rayony-khalkyny-40-protsenttan-kbrge-grippka-karshy-privivka-yasatty

(Чирмешән, 10 март, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Чирмешән районында яшәүчеләрнең 40 проценттан артыгы, ягъни 8410 кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Шуларның 2680е - балалар.  Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Көннәр җылыта башлау белән грипп баш күтәрә, хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны да арткан.Вакцина беренче чиратта ул балаларга, олы яшьтәге кешеләргә, хроник авырулар белән интегүчеләргә, авырлы хатын-кызларга, шулай ук халык белән эшләүче төркемнәргә – медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, транспортта һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә ясала.

Ул авыру баш күтәрергә 2-3 атна кала алдан кадалырга тиеш. Гриппка каршы прививка ясатып организмны аеруча куркыныч вируслардан сакларга мөмкин, тик әле аннан кала да 200 ләп вирус кала. Алар кискен тын юллары инфекциясе йоктыруга сәбәпче була.

"Гриппны профилактикалауның төп алымы булган прививканы ясатмаган булсагыз, эпидемия сезонында халык күпләп җыела торган урыннарга барудан тыелып торыгыз. Җәмәгать транспортыннан һәм урамнан кергәннән соң кулларны сабынлап юарга гадәтләнегез", - дип кисәтә район үзәк больницасы эпидемиологы Альмира Гарифуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100