news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы хәрби комиссариаты – иң яхшыларның берсе

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты 2017 елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлады.

(Чирмешән, 30 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты 2017 елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлады. Коллективка Татарстан Республикасы хәрби комиссары исеменнән Мактау грамоталары тапшырылган, район хәрби комиссары Дмитрий Палаткинга Рәхмәт белдерелгән, дип яза җирле басма.

Безнең якташлар 2017 елда гомуми хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча авыл районнары арасында икенче урын алган өчен Грамотага ия булганнар. Ә 2017 елда мобилизация эшен яхшы оештырган өчен кубок һәм тагын бер Грамота белән бүләкләнгәннәр.

-Бу безнең коллективның уртак хезмәт нәтиҗәсе, барлык хезмәткәрләргә зур рәхмәт, - ди Дмитрий Иванович. – Безгә язгы, көзге чакырылыш вакытында аеруча нык тырышырга туры килә. Контракт буенча хезмәткә чакыру да җиңел түгел. Әмма үзебезгә йөкләнгән бурычларны төгәл үтәргә тырышабыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100