Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районы фермеры төзелештән тәм таба
Кыр эшләре төгәлләнгәч, Ивашкинодагы “Серендеев Н.И.“ крестьян-фермер хуҗалыгында тагылма машиналарны төзәтергә уңайлы урын булачак.
(Чирмешән, 24 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы фермеры төзелеш эшләре алып бары, дип яза җирле басма.
Кыр эшләре төгәлләнгәч, Ивашкинодагы “Серендеев Н.И.“ крестьян-фермер хуҗалыгында тагылма машиналарны төзәтергә уңайлы урын булачак.
Биредә каравылчы һәм ремонт мәйданчыгы бинасының түбәсен ябарга керешкәннәр, бу эш ахырына якынлаша, иске шифер урынына яңа профнастил куялар.
Гомумән, хуҗалыкта әкрен-әкрен генә корылмаларны төзәтә баралар. Бөртек саклау складларының - икесенең стеналарын һәм түбәсен дә шулай ук яхшы калай белән япканнар. Болай нык, матур, бөртек тә коры тора. Инде тагын бер – орлыклык материал складын ремонтламакчылар. Үз көчләре белән. Ындыр табагындагы бөртек киптерү агрегаты да келтер-келтер эшләп тора, кайбер урыннардагы кебек күгәреп тик ятмый.
Фермер Серендеев кыр эшләрендә дә алдынгылар сафында. Чәчкеч узасы участоклар 200 гектар чамасы гына, тиешленең 78 процент өлешендә орлыклар җир куенында. 360 гектардагы уҗым культураларының зур өлеше яхшы кышлаган.
-Үз акчабызга 35 тонна – катлау¬лы ашлама, 50 тонна аммиак селитрасы алган идек, аларның күп өлешен кулландык, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Ильич.
Кыр эшләрендә һәркем үз урынында тырыша. Сергей Гаврилов һәм Тимофей Кудряшов, мәсәлән, МТЗ тракторларында йөзләрчә гектарда чәчү уздырганнар. Бүген бу уңган механизаторлар сабан бодае участокларына күчкәннәр.
“Серендеев Н.И.“ крестьян-фермер хуҗалыгында 29 кеше эшли. Бүген-иртәгә аларга апрель ае өчен хезмәт хакы түләнә. 1 майга аванс та биргәннәр. Хуҗалык беркемгә дә бурычлы түгел, үз көнен үзе күрә. Бар районда шундый, аягында нык басып торучы фермер, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз