news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы фермерлары 225 баш каз асрый

Ике ел элек бер каз түшкәсе 7 600 килограмм авырлыкка җиткән.

Чирмешән районы фермерлары 225 баш каз асрый
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 23 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Кара Чишмә авылында фермерлар Рәис һәм Миләүшә Илаловлар гаилә фермасында 225 баш каз асрый. Ферма хуҗалары бу эш белән 20 ел диярлек шөгыльләнә. Алар бу эшне 50 бәбкә сатып алудан башлаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Көнгә 12 чиләк ризык пешерәбез. Бодай, карабодай, арпа кушылмасын бик яратып ашыйлар. Баштарак катнашазык та бирдек. Су салырга ябулы бинада улаклар да ясатып куйдык, анда су зур савыттан үзе агып төшә. Билгеле, бәбкәләргә сулык та кирәк. Ул яктан проблема юк, тау астындагы буага аларны көненә берничә тапкыр чыгарып йөздерәләр. Яннарында чемченергә чирәм дә бар», — дип сөйләде Миләүшә Илалова.

«Казларны тереләтә җибәрсәң мәшәкате юк, әмма файдасы аз. Без түшкәсен, эчен-башын аерым-аерым урнаштырабыз. Йоннары да әрәм булмый, аларны мендәрләргә тутырам. Барысы да урнаша", - диде ул.

Миләүшә Илалова әйтүенчә, түшкәләрне күбрәк Әлмәткә алып китәләр. Алдан ук заказ бирәләр. Каядыр барып сату итеп йөрмиләр. Гадәттә, соңгы партия Яңа ел тирәсендә генә сатыла икән. Аннан соң, казларны Яңа Чишмәдә ыслаталар, андый казларга ихтыяҗ гел бар.

Йөзләгән башка азык күп кирәк. Былтыр дәүләттән 100 башка 10 мең сум субсидия биргәннәр, ул акчаны фураж алуга тотканнар. Ике ел элек бер каз түшкәсе 7 600 килограмм авырлыкка җиткән. Аны үзебезгә тотып, өч көн ашадык, диләр. Бу гаиләнең «каз фермасы» үзләренең рәсмиләштерелән җир кишәрлегендә урнашкан.

Илаловлар гаиләсе үзләре өчен токымлы тавыклар, үрдәкләр, бройлер чебиләр дә үстерә. Ел саен 7-8 эре мал симертәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot