Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районы эшмәкәрләре проблемалар турында фикерләштеләр
Эшмәкәрләр белән очрашуда “Әлмәт һәм Әлмәт районының Сәүдә-сәнәгать палатасы” Союзы президенты Рөстәм Латыйпов катнашты.
(Чирмешән, 28 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районы эшмәкәрләре проблемаларны “уртага салып“ хәл итәләр. Федераль закон нигезендә, киләчәктә районыбыз эшмәкәрләре яңа төр касса аппаратлары кулланырга тиеш була. Әлеге контрольлек итү җиһазына кергән мәгълүмат Интернет аша салым хезмәтенә барачак. Район Советы бинасында эшмәкәрләр белән узган очрашуда шундый яңалык турында да җиткерделәр, дип "Безнең Чирмешән" газетасы.
Бу хакта эшмәкәрләргә республикадагы салым хезмәтенең 16нчы районара бүлегеннән, Әлмәттән килгән Вильсор Сөләйманов сөйләде. Моннан кала, очрашуда җирлек территориясендә йөкләнгән керемгә бердәй салым коэффициентын һәм “Кәрвансарай” сәүдә үзәгендә аренда бәясен киметү, район территориясендә төзелеш объектларында җирле эшмәкәрләрнең катнашу мөмкинлеге хакында фикер алыштылар.
Эшмәкәрләр белән очрашуда “Әлмәт һәм Әлмәт районының Сәүдә-сәнәгать палатасы” Союзы президенты Рөстәм Латыйпов катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин әйтүенчә, эшмәкәрләр белән мондый очрашулар даими рәвештә, аена кимендә бер тапкыр оештырылачак, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз