news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы егете Рәхмәт хаты һәм ноутбук белән бүләкләнде

Ул "Хезмәткә һәм оборонага әзер” җәйге фестиваленең төбәк һәм Россия этапларында югары күрсәткечләре өчен бүләкләнде.

 (Чирмешән, 20 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура - спорт комплексының җәйге фестиваленең төбәк һәм Россия этапларында югары күрсәткечләре өчен, Туймәт төп мәктәбенең 9нчы класс укучысы Инсаф Сафин Чирмешән муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аңа шулай ук ноутбук та тапшырдылар, дип яза район газетасы.

Инсафның әтисе - Габдулла Сафин - “Витязь” җәмгыяте хезмәткәре һәм әнисе Розалия Сафина - Бәркәтә урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, шулай ук район мәктәпләренең укытучы - тренерлары: Фаиз Билалов (Лашман урта мәктәбе) - йөзү буенча өлкән тренер; Марина Колесникова (Иске Элмәле урта мәктәбе) - җиңел атлетика буенча тренер; Флүзә Мисбахова (Чирмешән лицее) - ату һәм гомумфизик әзерлек буенча тренер; Юрий Сергеев (Чирмешән лицее) - ату һәм гомумфизик әзерлек буенча тренер; Рәмилә Шиһаповалар да (Туймәт төп мәктәбе), Инсафны ярышларга әзерләгәннәре өчен аерым бүләкләнделәр.

Бүләкләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин атналык планеркада тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100