news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы боксчылары призлы урыннарны алганнар

“Чирмешән” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар үз үлчәү авырлыкларында җиңү яулаганнар.

(Чирмешән, 11 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). “Чирмешән” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылары Баулы шәһәрендә бокс буенча җиңү яулаганнар.

Баулы шәһәрендә бокс буенча узган Бөтенроссия турнирында “Чирмешән” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар Александр Кобылин (1нче Чирмешән мәктәбе) һәм Александр Апалаев (Ивашкино) үз үлчәү авырлыкларында җиңү яулаганнар. Инна Андреева, Дарья Дякону – икенче, Виктор Григорьев - өченче урын ияләре. Яшь боксчыларны тренер Николай Емельянов өйрәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot