news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы башлыгы "Якыннарыңны яздыр!" акциясенә кушылды

Фердинат Дәүләтшин Урманасты Үтәмештән күпбалалы Ләйлә Халикованы һәм район хакимиятендә эшләп лаеклы ялга чыккан Мария Титованы матбугатка яздырды.

(Чирмешән, 10 ноябрь, “Татар – информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәифуллина). Әлеге акция барышында теләге булган һәркем якыннарын газета-журналларга яздыра ала. Матбугат чараларына туганнарны гына түгел, башка кешеләрне дә: ярдәмгә мохтаҗ, сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен яздырырга мөмкин.

Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин Урманасты Үтәмештән күпбалалы Ләйлә Халикованы һәм озак еллар район хакимиятендә эшләп лаеклы ялга чыккан Мария Титованы район газетасына яздырды.

"Мин үзем район газетасының рус һәм татар телләрендәгеләрен дә алдырам, - ди район башлыгы. – Әүвәл беренче биттәге яңалыкларны укып чыгам, аннан соң инде башка язмалар белән танышам. Район газетасыннан тыш, “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”, “Әлки хәбәрләре” газеталарына һәм “Татарстан” журналына язылам. Район башлыгы һәрвакыт дөньядагы яңалыклардан хәбәрдар булырга тиеш, дип уйлыйм".

Фердинат Дәүләтшин район газетасында авыл кешеләре, хезмәт алдынгылары, ветераннар турында, авыл хуҗалыгына кагылышлы мәкаләләр күбрәк булсын иде дигән теләк тә белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100