news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы башлыгы узган елда 135 кешене кабул иткән

Халык район башлыгына уку өчен максатчан юллама алу, торак шартларын яхшырту, пай җирләре өчен аренда түләү мәсьәләләре буенча килгән.

Чирмешән районы башлыгы узган елда 135 кешене кабул иткән
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 17 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). 15 гыйнварда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу елда беренче тапкыр гражданнарны кабул итте. Үткән ел Фердинат Дәүләтшин 31 кабул итү уздырган, аңа 135 кеше гозерен җиткергән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Халык район башлыгына уку өчен максатчан юллама алу, торак шартларын яхшырту, пай җирләре өчен аренда түләү мәсьәләләре буенча килгән.

Район башлыгы быел да гражданнарны һәр атнаның сишәмбесендә кабул итә. Аңа керү өчен, 2-58-59 яки 2-59-00 номерына шалтыратып язылып куярга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot