Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районы авылларында мини-фермалар ачучылар арта
Чирмешән районындагы 100 мини-фермада 675 баш сыер асрала.
(Чирмешән, 17 декабрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадрия Гамирова). Районда сөтчелек юнәлешендә оештырылган 100 мини-фермада 675 баш сыер асрала. Ел башыннан савым сыерлары саны 16 га арткан. Тугыз ай йомгаклары буенча, бу эштә Чирмешән районы республикада өченче урында. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
Үткән елларда һәм быел әлеге, әлеге мини-фермаларны үстерү буенча программага кергән 27 хуҗалыкның бары берсендә генә эш башланмаган. Ел башында документлар җыйган 20 хуҗалык, җәй айларында төзелеш эшләрен тәмамлап, субсидия дә алган. 2017 елда 14 хуҗалык дәүләт ярдәменнән файдаланган булган.
Калган хуҗалыкларда эш дәвам итә. 2017 елда субсидия алган 4 мини-фермада төзү эшләрен быел тәмамланганнар. Әлеге программага керергә теләк белдергән тагын ике гаилә бүген документлар туплау белән мәшгуль.
"Иске Кади авыл җирлегендә бу юнәлештә эш аеруча яхшы оештырылган. Авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдинов үрнәгендә, ике ел эчендә җирлектә 15 мини-ферма барлыкка килде. Лашман, Түбән Кәминкә, Иске Үтәмеш, Иске Котыш авыл җирлекләрендә дә бу өлкәдә эш яхшы бара. Элек гел тәнкыйтькә эләккән Утыз Имән һәм Күтәмә авылларында да быел икешәр мини-ферма төзелә", - ди район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов.
Бу программа өч ел эшләү дәверендә Бәркәтә, Ивашкино, Ульяновка авыл җирлекләрендә нибары 1-2 мини-ферма төзелгән, быел аларда төзелеш эшләренә алынучы бөтенләй булмаган. Ә менә Түбән Кармалка һәм Шешминка авыл җирлекләрендә бер генә мини-ферма да юк.
Мини-фермалар төзелә башлагач районда мөгезле эре терлекләр һәм савым сыерлары саны да сизелерлек арткан. Өч елда мөгезле эре терлек саны - 496 дан 932 гә, сыерлар – 219 дан 675 кә җиткән. Быел эшли башлаган 20 мини-ферма хисабына савым сыерлары саны 87 башка арткан, тик кайбер хуҗалыкларда сыерлар саны кимү сәбәпле, реаль үсеш 16 гына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз