Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән районы аша узучы машинада 696 шешә шикле эчемлек табылган
Юл инспекторлары “Форд” автомобиле салонында һәм багажнигында ярты литрлы, акциз маркасыз – 696 шешәгә тутырылган спиртлы эчемлеккә тап булганнар.
(Чирмешән, 7 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Юл инспекторлары шушы көннәрдә Чирмешән районы Кузай-Нурлат юлында туктаткан “Форд” автомобиле салонында һәм багажнигында ярты литрлы, акциз маркасыз – 696 шешәгә тутырылган спиртлы эчемлеккә тап булганнар, дип яза җирле басма.
-Машина йөртүче, Самара өлкәсенең Шентала станциясе кешесе, әйтүенчә, ул алкогольне Удмуртиягә дустына күчтәнәчкә алып бара. Машинада Казахстанда җитештерелгән 10 төрле аракы һәм 7 төрле коньяк иде, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров.
Спиртлы эчемлекләр экспертизага юнәлдерелгән, аннан соң гына бу кешегә карата административ чара күреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз