Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районда мини-фермалар күбәячәк
Районда 82 мини-ферма исәпләнә, бүген аларда 450ләп баш савым сыеры асрыйлар.
(Чирмешән, 15 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районында 82 мини-ферма исәпләнә, бүген аларда 450ләп баш савым сыеры асрыйлар. Моннан кала тагын 12 райондашыбыз шундый терлек торагы күтәрү өчен бирелүче дәүләт ярдәме – субсидия алырга чиратта тора. Район җитәкчелеге, гомумән, мини-фермалар төзелешен тизләтергә өнди, дип яза район газетасы.
Мәгълүм булганча, республика программасы нигезендә, сигез баш савым сыерына исәпләнгән ферма төзергә 200 мең, биш башка 120шәр мең сум акча бирелә. Былтыр һәм быел район кемгәдер 1000, кемгәдер 2000 данә керамзит блоклар кайтартып та ярдәм иткән, тик хуҗалыкларда төзелеш эшләре генә акрын бара икән. Шуның өчен җитәкчелек мини-фермаларны сентябрьнең уннарына төзеп бетерү бурычы куя. Әлегә бу эш Иске Кади, Югары Кәминкә, Чирмешән, Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә яхшырак оештырылган.
-Өлгерләр өлгер инде, әнә узган елда Лашманнан Ринат Зыятдинов, Яңа Элмәледән Борис Портновлар 2000шәр блок алганнар иде – бүген фермалары әзер. Иске Үтәмештән Алсу Изатуллиналар бу ярдәмне быел гына алсалар да, төзешләрен төгәлләп тә куйдылар. Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин үзе үрнәк күрсәтеп, мини-ферма төзетте, - ди район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов.
Таналар сатып алучыларның, республика территориясеннән бер баш тана алу чыгымнарының - 15 мең, республикадан читтән алсаң 30 мең сумын дәүләт каплый. Шулай ук, ике очракта да, район чыгымның 10 мең сумын үз өстенә ала. Тик бер шарт: мал алу акчасы банк аша күчерелергә тиеш.
Өч һәм аннан күбрәк савым сыеры асраучы хуҗалыкларга сыер саву аппаратлары бушлай бирелә. Дөресрәге, аппарат өчен башта түлисе була, аннан аның чыгымнарын район тулысынча кире кайтара. Быел савым аппаратлары алырга тагын 50гә якын заявка бар икән. 2013 елдан башлап, районда 100 хуҗалык шундый мөмкинлектән файдаланган, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз