news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районда өч хезмәткәргә мактаулы исем бирелде

Аларга “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” һәм “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” мактаулы исемнәре бирелде.

(Чирмешән, 13 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында өч хезмәткәргә мактаулы исем бирелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

ТР Президенты боерыгы белән “Район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Мөсәид кызы Закировага, Иске Элмәле авыл клубы мөдире Вера Николаевна Захаровага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.

ТР Президенты боерыгы белән Чирмешән муниципаль районы финанс-бюджет палатасының исәп һәм хисап бүлеге начальнигы Сирин Сәлим кызы Әхмәдуллинага “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot