Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән район суды наркотиклы үсемлек саткан өчен, Чумачка авылы кешесен хөкем иткән
Суд – психиатрия экспертизасы Батиршинның психоактив матдәләргә бәйлелеген ачыклаган, димәк аңа наркоманиядән дәваланырга туры киләчәк.
(Чирмешән, 13 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Чирмешән район суды наркотиклы үсемлек саткан өчен, Чумачка авылы кешесен хөкем иткән, дип яза җирле басма.
Полиция хезмәткәрләре Үзбәкстанда туган 44 яшьлек Рафаиль Батиршинның каннабиса (марихуана) сатуын фаш итәләр.
5 грамм шушы наркотик матдәне сатып, ул 500 сум “акча эшли“ һәм моның өчен дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы ала. Дөрес, район суды җәзаны шартлы рәвештә, өч ел сынау срогы белән бирә. Бу вакыт аралыгында Рафаил кырын эшләр белән башка шөгыльләнмәвен дәлилләргә тиеш.
Суд – психиатрия экспертизасы Батиршинның психоактив матдәләргә бәйлелеген ачыклаган, димәк аңа наркоманиядән дәваланырга туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз