news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән район Советы депутатлары алдагы елларга бурычлар билгеләде

Район Советы депутатларының чираттагы утырышында әлеге стратегиягә кертелгән кайбер үзгәрешләр, өстәмәләр хупланды.

(Чирмешән, 8 октябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Халык санын 18 меңнән дә киметмәскә, гомер озынлыгын 75,3 яшькә җиткерергә. Районның 2016-2021 елларга һәм 2030 елга социаль-икътисади планлы үсеш чорына шундыйрак бурычлар да куелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район Советы депутатларының чираттагы утырышында әлеге стратегиягә кертелгән кайбер үзгәрешләр, өстәмәләр хупланды.

Төп үсеш күрсәткече булган территориаль тулаем эчке продуктны киләчәктә 46 миллион сумга (хәзер – 29,3) кадәр җиткерү мөһим. Соңгы берничә елда әлеге сан үсештә, чөнки нефть һәм битум чыгаручы компанияләр күрсәткечләрен ике тапкыр диярлек арттыра алганнар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин үз чыгышында эш яшендәге халыкның районнан читкә китүен тоткарлау, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү – икътисадчылар телендә әйткәндә, бу күрсәткечне бер эшләүчегә исәпләгәндә елына 6 миллион сумга (хәзер - 3,2 миллион) ирешүне максат итү хакында әйтте. 

Утырышта районда инвалидларны эшле итү мәсьәләсе хакында Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Фәридә Дивитаева мәгълүматлары тыңланды. Әлеге категория якташларыбыз үзләрен ким тоймаска тиеш. Оешмаларда, авыл җирлекләрендә бу юнәлештә эшне тагын да көчәйтү бурычы куелды.

Район Советы депуталары район бюджетының кайбер бүлекләренә үзгәрешләр кертү карарларын да хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100