Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән район мәдәният йортында балалар өчен Чыршы бәйрәме оештырдылар
Әлеге чарага күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, тәрбиягә алынган, мөмкинлекләре чикле балалар чакырылган.
(Чирмешән, 27 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән район мәдәният йортында балалар өчен аерым Чыршы бәйрәме оештырдылар. Әлеге чарага күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, тәрбиягә алынган, мөмкинлекләре чикле балаларны чакырганнар иде. Бу хакта җирле басма яза.
Районның төрле авылларыннан килгән кунакларны кайнар чәй һәм тәм-томнар белән каршы алдылар. Аннан соң инде малайлар һәм кызлар район оешмалары оештырган уен мәйданчыкларына юнәлде: берәүләр шахмат уйнады, рәсем ясады, кәгазьдән кар бөртекләре кисте, башкалар хәрәкәтчән уеннарга өстенлек бирде.
Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройларының – персонажларының шаярулары да балаларга да, әти-әниләр күңеленә дә хуш килде.
Сабыйларга ахырдан да яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар. Быел нефтьчеләр, район оешмалары һәм учреждениеләре ярдәме белән 410 балага бүләкләр әзерләнгән. Чыршы бәйрәмендә катнаша алмаган сабыйларга аларны өйләренә барып тапшырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз