Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән район башлыгы төрле өлкәләрдә уңышка ирешүчеләрне бүләкләде
Алар районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләнде.
(Чирмешән, 15 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Район башлыгы чирмешәнлеләрне районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
“Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион эстрада сәнгате фестивале лауреатлары Рузилә Булатова һәм Гөлназ Гатина милли традицияләрне саклауга керткән өлешләре өчен бүләкләнде.
Ана телен өйрәнүдәге уңышлары, чуваш теле буенча халыкара олимпиадада җиңүе өчен Яңа Элмәле мәктәбе укучысы Мария Михайловна Васюткина, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча Россиякүләм олимпиадада җиңүе өчен Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Роман Юрьевич Мироновка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шулай ук Чирмешән электр челтәрләренең баш инженеры Ринат Галимов, Ивашкино авыл җирлеге башкарма комитеты бухгалтеры Галина Макарова, 135 нче Чирмешән янгын-коткару хезмәте часте машина йөртүчесе Иван Журавлев, “Чирмешән урманчылыгы” урманчысы Марс Рәхимҗанов мунициапаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз