news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән рәссамы – конкурс-фестиваль лауреаты

“Маэстро“га республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 20 рәссам-укытучы килгән.

(Чирмешән, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Район балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Фәйзелхак Вилданов үзе кебек үк хезмәттәшләре арасында узган бишенче ачык республика смотр-конкурсында өченче дәрәҗә лауреат булды, Диплом белән бүләкләнде.

“Маэстро“га республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 20 рәссам-укытучы килгән. Һәм менә шул осталар арасында безнең якташ “Нәфис сәнгать“ номинациясендә призлы урын яулаган.

-Тиешле вакытта мин конкурста бер хатын-кыз портретын ясадым, - ди якташыбыз. -Акварель буяулар кулландым.

Сүз уңаенда, Фәйзедхак Габделхак улы моңа кадәр дә байтак бәйгеләрдә үзен таныта алды, аның укучылары-шәкертләре дә бик күп бүләкләр ияләре.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100