news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән полицейскийлары янына студентлар кунакка килде

Нурлат аграр техникумы Чирмешән филиалының иллеләп студентына полиция хезмәткәрләренең бурычлары, эшчәнлекләре турында сөйләделәр.

Чирмешән полицейскийлары янына студентлар кунакка килде
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 29 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Гомумроссия “Студентлар десанты” акциясе кысаларында район полиция бүлекчәсенә кунаклар килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә

Нурлат аграр техникумы Чирмешән филиалының иллеләп студентына полиция хезмәткәрләренең бурычлары, эшчәнлекләре турында сөйләделәр.

Бүлекчәнең музеена экскурсия дә оештырылды, шулай ук полициягә кандидатлар җыю тәртибе, уку йортларына керү таләпләрен аңлаттылар. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә инспекторы яшүсмерләр белән профилактик әңгәмә уздырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot